Белем җәүһәре

Сайт бүләге

Көн саен игелек кыл!

Тәрбия кодексы

Мөгаллим каләме

Минем шәҗәрәм

МӘКТӘБЕМ

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Әкияттә-кунакта

ДУСЛАРЫБЫЗ

ТҮБӘН МАКТАМА 1НЧЕ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ ЭЛЕКТРОН ГАЗЕТАСЫНА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!

       ТӘНӘФЕС

Чыңлады да кыңгырау,

Чакырды тәнәфескә.

Көтеп алабыз аның

Чыңлавын һәр дәрестә.

Тәнәфестә күңелле,

Шаярабыз, көләбез.

Шулай бераз ял итеп

Дәресләргә керәбез.

Тик тәнәфес бик кыска

Сизелмичә дә уза.

Шәп булыр иде тәнәфес

Дәрестәй озын булса.


Илүзә Әюпова 

Пт

13

окт

2017

Бездә өмә!

    Көз... Көз... Көз! Матур да, моңсу да, серле дә! Ә мондый кояшлы көндә көзне аеруча яратам мин: алтынсу төсне, көзге үлән исен һәм аяк астынды кыштыр-кыштыр яфраклар тавышын... һәм көзге өмәне!

    Бүгенгедәй кояшлы көндә мәктәбебезнең тирә-ягын чуп-чардан арындырырга, көзге уңышны барлап, җирне язга әзерләп калдырырга булдык. Өмәдә 5-11нче сыйныф укучылары бик актив катнашты. Белем йортыбызны ямьлән-дерүчеләрнең барсына да зууур рәхмәт!

Вт

10

окт

2017

Котлыйбыз!

   Түбән Мактама 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Шәмсетдинова Гөлсинә Тузем кызы яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Татастан Мәгариф һәм Фән министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.   

    Гөлсинә Туземовна! Без Сезне бу дәрәҗәле бүләк белән тәбриклибез киләчәктә дә нәтиҗәле эшчәнлек, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез. Сез бу бүләккә бик лаеклы!

Чт

05

окт

2017

КОТЛЫЙБЫЗ!

Яраткан укытучыларыбыз!

 

 Ихластан һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән котлыйбыз! Сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышлар телибез.

      Һөнәрләр күп, кем булсаң да

      Табиб эшче, тукучы...

      Тик онытма бер нәрсәне

      Юл күрсәтә укытучы!

 Юл күрсәтүчеләребез - укытучыларыбыз - без Сезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез!

Чт

28

сен

2017

ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

   1 нче октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан мәктәбебездә бу көннәрдә бик күп чаралар: Игелек акциясе, тимурчылык эше, бәйрәм концертлары һ.б. оештырыла. Буген мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне - укытучылар, хезмәткәрләрне - бәйрәмгә җыйдык. Алар өчен һәр сыйныф концерт номерлары, үз куллары белән ясалган бүләкләр әзерләделәр. Бәйрәм бик күңелле, эчтәлекле узды. Без өлкәннәребезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ә яшь буынга өлкәннәрне бәйрәмдә генә түгел һәрдаим хөрмәт итүләрәрен телибез.

    Өлкәннәргә, әби-бабаларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтик!

Вт

19

сен

2017

"Кванториум"да - кунакта

   Шәһәребездә җәй айларында балалар өчен "Кванториум" дип аталаган бик шәп технопарк ачылды. Бүген технопаркка без дә сәяхәт кылдык. Чыннан да, әлеге бина бик шәп: заманча җиһазлар, тикшеренү лабораторияләре, кыскасы, заман укучылары өчен өстәмә белем алуга барлык шартлар да тудырылган. Технопарк 4 юнәлештә: IT-квантум, сәнәгый дизайн, робоквантум, нейроквантом  буенча эшчәнлек алып бара. Шулай ук өстәмә биш түгәрәк тә алып барыла. Сезне дә "Кванториум"га чакырабыз! Бергәләп фән нигезләрен өйрәник, яңа ачышлар ясыйк!

Сб

16

сен

2017

Кросс - 2017

   

     Бүген без - кросста! Әйе, әйе "Татарстан Кроссы - 2017" спорт чарасыннан без дә читтә калмадык. Укытучыларыбыз, укучыларыбыз бу чабышта катнашты. Көн кояшлы, матур, урамнан керәсе дә килми. Кояш безне "әйдә, тизрәк, тизрәк", дип куалап тора. Мондый чаралар булганда, барчабыз да сәламәт булыр. Сәламәт булыйк!